«Әдәби фейерверк»: викторина (6+)

Мәктәп каникуллары көннәрендә, 29 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 10 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әдәби фейерверк» дигән викторина уздырды.

Литературный фейерверк
10ф. КВ
10ф. «Литературный фейерверк»
10ф. Сказочные потеряшки

Фейерверк – ул якты, күңелле, истә кала торган нәрсә. Мавыктыргыч әдәби сәяхәт рәвешендә узган чара балалар өчен нәкъ менә шундый булды да. 

Башта балалар «Әкият аланы»нда булдылар, анда буталган әкият исемнәрен кире урыннарына урнаштыра алдылар, ә соңыннан «Табышлар бюросы»на күз салып, «әкияти югалганнар»га хуҗаларын табарга ярдәм иттеләр. Балалар Тылсымлы урман аша үтәргә курыкмады, анда Урман-Бабай пазлларын җиңеллек белән җиңеп чыкты, «Китап серләре» елгасы буйлап йөзеп чыгып, әдәби-детектив табышмакларны чиште. 

Ниһаять, алар Әдәби персонажлар шәһәренә килеп чыкты, анда яшь әкият сөючеләрдән әкияти хәтерсезлек авыруы эләктергән яшәүчеләргә үз исемнәрен искә төшерергә ярдәм итүләрен сорадылар. 

Балалар сәяхәтнең ничек тәмамлануын сизми калды. Әмма хәзер алар үзләре аны дәвам итә алачак, чөнки әдәби сәяхәтнең чиге юк. Аларга «китапны ачарга» гына кирәк, һәм юлга!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: